Лениногорскида бераз суыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республиканың кайбер районнарында көндез явым-төшем - юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Юлларда бозлавык булу ихтималы бар.
Татарстанда һава температурасы бераз гына түбән төшә башлый. Лениногорскида бүген болытлы көн, урыны белән...